«Һәркем өчен гаилә – дөньяда иң кадерлесе»: тематик сәгать (12+)

4 май көнне, 6 нчы санлы китапханәдә Халыкара Гаилә көненә багышланган «Һәркем өчен гаилә – дөньяда иң кадерлесе» дигән тематик сәгать үтте. Укучылар әлеге җылы бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре белән танышты, бәйрәмнең символы турында белде. Балалар шулай ук илебездә ел саен билгеләп үтелә торган Гаилә, Мәхәббәт һәм тугрылык көне турында искә төшерделәр. Кечкенә генә видеоязма аларга гаҗәеп риваять, Петр һәм Феврония мәхәббәте турында, әлеге бәйрәм белән бәйле заманча гореф-гадәтләр һәм борынгы көнчыгыш славян йолалары турында сөйләде. 
Өлкән сыйныфлылар «Гаиләдә кемнең роле нинди?» викторинасында катнаштылар, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр һәм фикер алыштылар, үз гаилә гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләделәр. «Гаилә – күңел хәзинәсе» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар гаилә бюджетын төзү, җылы гаилә учагын булдыру турында киңәшләр бирде. 

Поделиться: